Балалар фольклоры дөньясы
Чернышевка авылы китапханәсендә «Фольклор иле»нә искиткеч кызыклы сәяхәт оештырылды. Балалар әниләре һәм әбиләре җырлаган бишек җырларын, мәкальләр һәм әйтемнәрне, табышмакларны, әкиятләрне, мәзәкләрне искә төшерделэр, аларны нинди очракларда кулланылуын аңладылар. Китап күргәзмәсе дә оештырылды. Уеннар, әңгәмәләр, барышында балалар хәтер һәм сөйләм үсешен өйрәнүдә ярдәмлекләр кулланып, рус фольклоры турындагы белемнәрен ныгыттылар. Ә чара ахырында балаларга халык әкияте буенча мультфильм күрсәтелде.
