Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәтлекне алып китә торган төтен

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан Шәпше авылы китапханәсендә сәламәтлек сәгате узды. Китапханәче балаларга Россиядә тәмәкенең ничек барлыкка килүе, тәмәке төтене составына нәрсәләр керүе һәм тәмәке тартучының авырып китү куркынычы булуы турында сөйләде. Яшүсмерләр шулай ук кальян һәм электрон тәмәке тарту нәтиҗәләре турында белделәр. Китапханәченең мәгълүматы тәмәке тартуның зыяны турындагы социаль видеороликны карау белән үрелеп барды. Балалар «Сүз көрәше», «Сәламәт сулыш», «Кем тизрәк» конкурсларында катнаштылар. Ахырда һәр катнашучыга мәгълүмати буклет бирелде.