Шаян каләм остасы
Шаян һәм тапкыр Шәвәлине кем генә белми! Бу геройны татар шагыйре һәм язучысы Шәүкәт Галиев уйлап тапкан. 20 ноябрьдә шагыйрьнең тууына 95 ел тулды. Ул егерменче гасырның икенче яртысында татар балалар әдәбиятының иң якты вәкилләреннән берсе булып тора. Аның юбилее хөрмәтенә Олы Битаман авылы китапханәсендә «Шаян каләм остасы» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Ш. Галиев күп кенә дәүләт һәм халыкара премияләр белән билгеләп үтелә. «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Котбетдин мәргән», «Тәмле йорт» китаплары өчен 1972 елда ТР Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була. Г.Тукай. 1995 елда язучыга татар әдәбиятын үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә. Чара башында китапханәче язучының биографиясе һәм китаплары белән таныштырды. Аннары балалар бу китаплардан үзләренә ошаган шигырьләрне укыды. Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытны күңелле уздырырга ярдәм итә.
