Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әвәлибез, ябыштырабыз, кисәбез

 

Иҗат итәр өчен төрле таләпләргә һәм мөмкинлекләргә туры килә торган бик күп төрле материаллар бар. Шулар арасында иң кызыклысы – скульптура өчен кулланылучы пластилин. Ул скульптурада, зәркән эшендә, дизайнда сувенирлар, модельләр һәм эскизлар булдыру өчен кулланыла. Бу материал профессионаллар, сәнгать уку йортлары укучылары өчен дә, шулай ук,  зур чыгымнар һәм әзерлек таләп итми торган хобби белән шөгыльләнергә теләгән төрле яшьтәге үзешчәннәр өчен дә туры килә. Чернышевка авыл китапханәсендә «Кул эшләре сөючеләр» клубы эшли, хәзерге вакытта анда ике төркем бар: кече төркем 4 яшьтән, һәм өлкән төркем 10 яшьтән. Балалар пластилиннан әвәләп ясарга өйрәнәләр, ә аннан соң киләсе елларда катнаш техникада буенча уенчыклар ясыйлар.. Әниләр көненә балалар пластилин белән рамкалы пыялага рәсемнәр ясадыларар. Ә өлкән төркем балалары катнаш техникада йомшак Чебурашка уенчыгы әзерләделәр.