Илләр буйлап сәяхәт
Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында «Илләр буйлап сәяхәт» исемле чара уздырды. Чара барышында сәяхәтчеләр материкларның һәм океаннарның, тауларның һәм елгаларның исемнәрен искә төшерделәр, төрле илләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. «Хайванны таныгыз» уены вакытында балалар хайваннарны танып, аларны кирәкле континентка «урнаштырдылар». Сәяхәтчеләр «Дөнья могҗизалары» исемле видео карадылар. Чара ахырында укучылар сәяхәт, төрле илләр, бөек географик ачышлар турындагы китаплар белән таныштылар.
