Җан сөюем балаларга
Шәүкәт Галиев – балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән уртаклаша, аларны рәхәтләндереп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шәүкәт Галиевның шигырьләре мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балаларны күздә тотып язылган. Кечкенә кеше әле нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын аңлап бетерми, күп очракта ялгыша. Язучы балаларны мәзәкле шигырьләрендәге Шәвәли, шаян кызлар һәм шук малайлар образлары аша тәрбияли. Яраткан шагыйребезгә 95 яшь тулу уңаеннан Усад авыл китапханәсендә язучы әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.
