Татарстан белемлеләре
Татарстанда 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Халык мәдәнияте, балачактан ук сизелгән тәрбия йогынтысы белән көчле. Нәкъ менә балачакта балаларның акыллары һәм йөрәкләре формалаша. Шуман авыл китапханәсендә танып белү чарасы узды. Бу чара халыкның мәдәни мирасына кызыксыну уятырга, патриотик хисләр формалашуга, Татарстан халыкларының мәдәниятенә һәм милли традицияләренә хөрмәт уятырга мөмкинлек бирде: катнашучыларга экология, туган якны өйрәнү, тарих сорауларына җавап бирергә туры килде.
