Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күңелле шигырьләр остасы

 

2023 елның 22 ноябрендә Үзәк балалар китапханәсендә татар шагыйре Шәүкәт Галиевнең 95 ел тууына багышланган «Күңелле шигырьләр остасы» әдәби сәгате узды. Чарада татар теле укытучысы Сәлахова Сания Рәмис кызы белән 1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Чара башында китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар, видеоны карагач, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм авторның шигырьләрен сөйләделәр. Ахырда балалар Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытларын күңелле уздырырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.