Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сүзлек серләрне ача

 

22 ноябрьдә   сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен мәгълүмат сәгате уздырылды.

Чара белешмә әдәбият: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр белән танышуга, аларны куллану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланды. Китапханәче балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды, сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылып торуын һәм аларны ничек куллану турында сөйләде. Шулай ук балалар китапханә фондындагы күптөрле тематик һәм универсаль энциклопедияләр белән танышты.

Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Мин дөрес сөйләшәм» конкурсы үткәрелде.