Барысын да белергә телим!
22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Биектау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Барысын да белергә телим!» дигән уен үткәрде. Чара барышында укучылар энциклопедияләрнең сүзлекләрдән нәрсә белән аерылып торуын, белешмәләрдән ничек файдаланырга кирәклеген белделәр. Сүзлекләр ярдәмендә төрле биремнәрне үтәделәр: борынгы сүзләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, сүзләргә синонимнар һәм антонимнар сайладылар.
