Күңелле хикәяләр
Биектау авыл китапханәсендә балалар язучысы Николай Николаевич Носовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Күңелле хикәяләр» исемле викторина узды. Укучылар язучысының иҗаты буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Яшь укучылар Николай Носовның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Аның китаплары күңелле, мавыктыргыч, җиңел укыла, шул ук вакытта гыйбрәтле, намуслы, дөрес, кыю акыллы, булырга өйрәтә.
