Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бар мәгълүмат сыйган китаплар

 

22 ноябрьдә, Энциклопедияләр һәм сүзлекләр көнендә, Коркачык авылы китапханәчесе яшь китап укучыларга иң акыллы китапларның серләрен ачты. Чарада катнашучылар беренче сүзлекне булдыручы Владимир Даль, аның хезмәтләре белән таныштылар. Шулай ук сүзлекләрнең төрләре, аларның әһәмияте, аларны дөрес куллану турында күп мәгълүмат алдылар.Ахырда уен биремнәрен үтәп, алган белемнәрен ныгыттылар.