Аларда бөтен Галәм яши
22 ноябрьдә Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2010 елда белешмә әдәбияттан файдалану культурасын арттыру һәм үстерү өчен булдырылган. Ул бөек рус язучысы, фольклорчы, этнограф, хирург Владимир Иванович Даль (1801-1872) туган көненә багышланган. Кече Битаман китаплар бирү пунктында китап күргәзмәсе оештырылды, анда китап укучылар китапханә фондында булган рус һәм татар телләрендәге төрле сүзлекләр белән таныша алдылар. Кулланучыларны аеруча «Тартарика. Этнография» һәм кызлар өчен «Матур буласың килсә» дигән энциклопедияләр кызыксындырды. Сүзлекләргә даими мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм алар мәктәп фәннәрен өйрәнгәндә ярдәм итәчәк. Шулай ук сүзлекләр грамоталы язарга һәм матур сөйләшергә өйрәтәләр.
