Алтын көз язучылары
24 ноябрьдә Чепчык авыл китапханәсендә «Пушкин картасы»проекты кысаларында «Алтын көз язучылары»әдәби викторинасы узды.Чара блиц-турнир формасында узды.Балалар ике командага бүленеп, китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Юлда аларны танылган язучылар белән танышу һәм «Көз рус шагыйрьләре шигырьләрендә», «Күзләр мавыгуы», «Хәрефләр буталды», «Көз серләре»конкурсларында катнашу көтә.Викторина барышында Ф.И.Тютчев,А.С. Пушкин, А. К. Толстой, Н. А. Некрасов,И. А. Бунин шигырьләре яңгырый, аларда көзге чор табигате бик матур , аеруча яратып, җанланып тасвирлана. Чара шигърият, танылган язучыларның иҗаты турында белемнәрне киңәйтү, шулай ук интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәне күтәрү максатыннан узды.
