Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рәхмәт сезгә, Әниләр, булганыгыз өчен

 

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әверелде. Бу көнне ана хезмәтенә хөрмәт күрсәтү гадәти хәл. Буыннан-буынга һәр кеше өчен әни – тормышның иң төп кешесе. Әниләр көне – җылы бәйрәм. Бу бәйрәмгә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә музыкаль-тематик кичә узды. Чара алып баручының сәламләү сүзеннән башланды, аннары бәйрәм кунаклары Х.Тимербаевның «Баланың җавабы» хикәясе буенча инсценировка карадылар. Котлау сүзләре, җырлар, биюләр залда утыручы барлык әниләргә багышланды. 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнгә күрә, чарага укытучы әниләр чакырылды. Алар өчен кечкенә конкурс әзерләнгән иде, анда укытучылар үзләренең белемнәрен һәм талантларын күрсәттеләр.