Театрның тылсымлы дөньясы
«Театр һәм балалар» бөтенроссия атнасы кысаларында Дачное авыл китапханәсендә «Театрның тылсымлы дөньясы» дигән мастер-класс оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларны театр сәнгатьнең гүзәл төренә җәлеп итү, аның төрләре, күренекле театр әһелләре исемнәре белән танышу. Китапханәче беренче театрларның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, театр һөнәрләре тарихы турында сөйләде. Яшь укучылар актерлык осталыгы, грим, сәхнә хәрәкәте, ритмопластика буенча мастер-класста катнаштылар. Чара күңелле үтте.
