Күңелне күтәрүче китаплар
Чернышевка авыл китапханәсендә, искиткеч балалар язучысы Виктор Юзефович Драгунскийның 110 еллыгына (1913-1972) багышлап, китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә авторның «Денискины рассказы», «Девочка на шаре», «Хитрый способ» исемле китапларыннан тыш яңадан укучылар өчен класстан тыш уку буенча җыентыклар да куелды. Күңелләренә охшаган китапларны укучылар өйдә укыр өчен яздырып алып та киттеләр.
