Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар яшәргә булыша

 

Биектау авыл китапханәсе инвалидлар декадасына багышланган «Китаплар яшәргә булыша» исемле китап күргәзмәсе оештырды. Укучылар өчен күргәзмәдә физик кимчелекләре булган күренекле шәхесләр турында китаплар, һәм мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. Күргәзмә укучыларны үз авыруларын җиңеп, көчле һәм гадәти булмаган шәхес булып киткән танылган кешеләр белән таныштырды. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады һәм балалар белән физик кимчелекләре булган аерым кешеләргә карата мөнәсәбәтләр турында сөйләште.