Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без төрле, ләкин без бергә

 

Ел саен өченче декабрьдә инвалидлар декадасы башлана. Бу дата тормыш шартларына карамастан дүрт стенага бикләнмәгән, ә актив яшәү рәвеше алып барырга тырышкан, янәшәдә яшәүчеләргә тормышның барлык күренешләрендә дә кызыклы булуын исбатлаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.

Халыкара инвалидлар көне безгә җәмгыятьнең көчсез, авыру һәм хәлсезләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиешлеген искәртә. Без аларга үзләрен, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга булышырга тиеш.

Каенлык авылы китапханәчесе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган авылдышларыбызга бардылар. Сәламәтлек, уңышлар теләделәр һәм күчтәнәшчләр бирделәр. Инвалидлар декадасы-кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм кирәклеген искә төшерү. Һәркем шуны истә тотарга тиеш: аның янында авыр чирле кешеләр яши, һәм алар безнең ярдәмгә һәм катнашуга мохтаҗ.