Биек Тау турында әкият
Биектау авыл китапханәсе 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен туган як тарихы буенча әңгәмә үткәрде. Китапханәче әкият формасында балаларга авылның ничек барлыкка килүе, авыл тарихының төп этаплары турында сөйләде. Укучылар танылган кешеләрнең исемнәре белән аталган урамнар буйлап виртуаль сәяхәт иттеләр. Балалар китапханәченең сөйләвен игътибар белән тыңладылар, әңгәмә ахырында күп сораулар бирделәр. Шулай ук Биектау районы тарихын сөйләүче китаплар белән таныштылар.
