Герой булып тумыйлар
9 декабрьдә бөтен ил Ватан геройлары көнен билгеләп үтә. Мондый кешеләр белән илебез һәрвакыт горурлана. Ул кешеләр туган иле һәм халкы өчен үз – үзен аямыйча батырлык үрнәге күрсәтүчеләр. Бу көнне китапханә укучылары бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, исемнәре мәңгегә тарих битләренә кереп калган Советлар Союзы геройлары, Россия геройлары, герой якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүмат алдылар. Аларның тормыш юлы һәр кеше өчен фидакарьлек, батырлык, намуслылык үрнәге дигән нәтиҗәгә килделәр чарада катнашучылар.
