Халкыбызның борынгы һөнәрләре
«Пушкин картасы» программасы кысаларында Коркачык авыл китапханәсе «Халкыбызның борынгы һөнәрләре» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында татар халкының онытыла баручы һөнәрләреннән берсе – йон эрләү белән танышырга мөмкин иде. Китапханәче йон эрләүнең тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар йон эрләүнең хатын-кызның җилкәләренә төшкән барлык төр эшләрнең иң авыры, әмма иң мавыктыргыч кул эше булуын белделәр. Балалар эрләү өчен йонның ничек әзерләнүе, хезмәт кораллары – эрләү, орчык, аларны куллану һәм әлеге йорт кораллары ярдәмендә йоннан ничек җеп барлыкка килү турында күп мәгълүмат алдылар. Йон эрләү, орчыкка багышланган әсәрләрне искә төшерделәр. Теләгән һәркем йон эрләп һәм бәйләп карый алды.
