Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачакка сәяхәт

 

Виктор Драгунский – иң популяр һәм укыла торган балалар язучыларының берсе. Аның хикәяләре – балачакка сәяхәт. В.Драгунскийның 110 яшьлек юбилеена аның талантын хөрмәт итүче балалар  өчен Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә аның иҗатына багышланган әдәби викторина узды. «Денисның хикәяләре», «Ул тере һәм балкый», «Бакча урамында зур хәрәкәт» – балаларның яраткан китаплары. Балалар Драгунский иҗатының иң яхшы белгече исеме өчен ярыштылар, сорауларга җавап бирделәр.   Ә чараның ахырында барысы да «Тылсымлы хәреф» дигән күңелле мультфильм карадылар.