Тарихи калейдоскоп
Декабрь аенда Коркачык авылы китапханәсендә яшүсмерләр аудиториясе өчен «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Тарихи калейдоскоп» викторинасы үткәрелде. Чара блиц-турнир формасында узды. Балалар «Туган як Татарстан», «Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары», «Халык костюмы», «Татар халкының яраткан ризыклары»конкурсларында катнаштылар. Командаларга ярдәм итү өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Чара татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм иҗаты турында белемнәрне гомумиләштерүгә ярдәм итте.
