Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңа китап-яңа дус

Яхшы китап белән очрашу-чын бәйрәм һәм бүләк.

14 декабрьдә Айбаш авыл китапханәсендә укучы балалар игътибарына татар һәм рус телләрендәге   яңа китаплар тәкъдим ителде. Укучыларга яңа китаплар турында сөйләдек: искиткеч шигырьләр, тылсымлы әкиятләр, искиткеч маҗаралар тәкъдим иттек! Балалар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Һәрбер укучы китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап өенә укырга алды.