Балачактан яраткан Яңа ел китаплары
Чернышевка авыл китапханәсендә әдәби сәгать һәм “Яңа елда китап белән бергә!” дигән китап күргәзмәсе оештырылачак. Яңа ел һәрвакыт серле һәм кабатланмас бәйрәм булып исәпләнә. Аннан чыршы, әкият, могҗизалар, балачак һәм киләчәк исе килә. Чара китап сөючеләргә бәйрәм кәефе бүләк итеп, елмаерга һәм Яңа ел могҗизасына ышанырга мәҗбүр итәчәк. Китап күргәзмәсендә торле яшьтәге укучыларга адресланган популяр язучыларның иң яхшы романнары, шулай ук яңа ел шигырьләре, әкиятләр һәм кызыклы тарихлар тәкъдим ителәчәк. Чыршы уенчыклары һәм Яңа ел бәйрәме атрибутлары китап күргәзмәсен үзенчәлекле рәвештә тулыландырачак, укучыларга Яңа ел һәм Раштуа якынлашуын тоярга мөмкинлек бирәчәк.
