Татар халкы тарихы орнамент мотивларында
Татар халкының борынгы һәм үзенчәлекле мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, кайгылары һәм шатлыклары, сугышлары , яшәү рәвеше иҗатында чагылыш тапкан. Юртыш авылы китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»-дигән мастер-класс үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды, орнаментның әһәмиятен ачты, аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Китапханәче сөйләме «Татар үрнәкләре»-дигән презентация белән үрелеп барылды. Чара барышында алган белемнәрне һәм шаблоннарны кулланып, матур брошка ясадык..
