Өйрәнәбез һәм ясыйбыз
Шәпше урта мәктәбенең укучылары ташландык чималлардан энәләр өчен савыт ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Чара барышында балалар өй эчен гади генә эйберләр белән бизәү турында күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. «Оста куллар хезмәте» дип аталган тематик китап күргәзмәсендә шул темага әдәбият тәкъдим ителде, алар ярдәмендә йорт хуҗалыгы, кул эшләре, тегү, чигү һәм бәйләү буенча белемнәрне баетырга мөмкин. Күргәзмә китапханә укучылары тарафыннан бәйләнгән әйберләр тулыландырды. Чара яңа тәҗрибә тупларга һәм яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирде.
