Укыйбыз һәм ясыйбыз
Биектау авыл китапханәсендә «Укыйбыз һәм ясыйбыз» исемле мастер – класс узды. Һәр йортта тегә торган инә бар. Ул югалмасын өчен, күп кенә хуҗабикәләр инә эләктергеч кулланалар. Мастер-класс һәр укучының фантазиясен һәм иҗади алымнарын кулланып, үзенең уникаль инә эләктергечен булдыру өчен оештырылды. Кечкенә тукымалар, инәләр, җепләр һәм иҗади илһам ярдәмендә балалар оригиналь бүләк ясадылар! Чара барышында балалар үз эшләрен яратып башкардылар, кызлар малайларга ярдәм иттеләр, бер-берсенә киңәшләр бирделәр һәм дуслык ярдәмендә искиткеч нәтиҗәгә ирештеләр! Мастер-класс «Укыйбыз һәм ясыйбыз» тематик китап күргәзмәсе белән ныгытылды, аның ярдәмендә йорт хуҗалыгы, кул эшләре, тегү, чигү, бәйләү буенча белемнәрне баетырга мөмкин. Элеге чара ярдәмендә балалар якты һәм уңай эмоцияләр, шулай ук тормышта яңа тәҗрибә һәм яңа күнекмәләр алдылар. Чара бик куңелле һәм файдалы үтте.
