Яңа ел әкияте
Биектау авыл китапханәсендә «Яңа ел әкияте» исемле китап күргәзмәсе ачылды
Яңа ел-балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Йомшак ап-ак кар, ялтырап торган төрле төстәге уенчыклар – болар барсы да яңа ел билгеләре. Могҗизалар дөньясына чумарга, Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килү тарихы, борынгы кышның ничек аталуы, кыш айларының атамаларының килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматларны белергә китап күргәзмәсе ярдәм итте. Күргәзмәдә бәйрәм кәефен булдырырга һәм Яңа елны каршы алырга, кышкы каникулларны онытылмаслык итеп үткәрергә ярдәм итүче китаплар тәкъдим ителде.
