Китап киштәсеннән – экранга
Балалар киносы көненә авыл китапханәсендә «Китап киштәсеннән – экранга» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, ул укучыларыбызга экранлаштырылган китапларның төрлелеген күрсәтергә ярдәм итте. Һәрбер китап укучыларны үзләренең гаҗәеп дөньясына алып кереп китә. Күргәзмәдә «Старик Хоттабыч», «Кошкин дом», «Серая шейка», «Конек–Горбунок» кебек китаплар, шулай ук балалар киносының классикасына әверелгән «Золушка» әкиятләре тәкъдим ителде.
