Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Танылган рәссам Василий Григорьевич Перов

 

     Дөнья рәсеме тарихында йөздән артык танылган рәссамнарның исемнәре билгеле. Аларның берсе Василий Григорьевич Перов. Василий Перовның иҗат юлы кыска була, әмма, моңа карамастан, үзе артыннан зур сәнгать мирасы калдыра, ул әлегә кадәр актуаль һәм кызыклы булып кала. Биектау авыл китапханәсе китапханәчеләре В.Г. Перовның 190 еллык юбилеена «Танылган рәссам Василий Григорьевич Перов» исемле чара әзерләде. Китапханәче укучыларга рәссамның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Балалар аның эшләре белән презентация һәм китап күргәзмәсе ярдәмендә таныша алдылар.