Татар театрына нигез салучы
Галиәскәр Камал – милли журналистикага һәм татар профессиналь театрына нигез салучыларның берсе. Язучы дистәләгән пьессалар язып кына калмый, шулай ук күп кенә рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен дщ тәрҗемә итә. Әдипнең 145 еллык юбилее уңаеннан Усад аыл китапханәсендә язучының төрле елларда иҗат иткән һәм төрле жанрдагы әсәрләреннән китап күргәзмәсе әзерләнде. Театр культурасы белән танышырга теләүчеләр өчен күргәзмә кызыклы һәм мавыктыргыч.

