Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган як тыюлыклары буйлап

 

    Биектау авыл китапханәсендә Россиянең милли парклар һәм тыюлыклар көненә багышланган «Туган як тыюлыклары буйлап» дигән әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны бу көннең тарихы белән таныштырды. Тыюлыкларның мөһимлеген һәм әһәмиятен, аларның парклардан нәрсә белән аерылып торуын сөйләде. Әйләнә — тирә мохитне саклау-безнең уртак бурычыбыз. Балалар әйләнә-тирә мохит проблемалары турында мәгълүмат алдылар, презентация белән таныштылар, чара ахырында экологик викторина сорауларына җавап бирделәр.