«Робот һәм Мин»
10 гыйнвар көнне Озерный бистәсе авыл китапханәсе Озерной мәктәбенең 5А сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Балалар һәм үсмерләр өчен фән һәм техника атналыгы тәмамлануга багышланган мәгърифәтчелек әңгәмәсе үткәрде. Чара башында балалар 2024 елның Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы, аның төп идеяләре, максатлары һәм бурычлары дип игълан ителүен белделәр. Алга таба укучыларга ике командага бүленергә һәм мөстәкыйль рәвештә металл конструкторлардан автотехника һәм робот әзерләргә тәкъдим ителде.
