Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә – мәхәббәт һәм бәхет чыганагы

Россия Президенты В.В.Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәт тәрбияләнелә. Чернышевка авылы китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Укучылар игътибарына гаиләнең җәмгыятьтәге роле, гаилә мөнәсәбәтләренең борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр үсеш тарихы турында сөйләүче әдәбият, гаилә турында танылган язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде.