Юбилей йолдызлары
Шуман авыл китапханәсе укучылары өчен «2024 ел юбилярлары китаплары»күргәзмәсе оештырылды. Истәлекле даталарны кешеләр, шәһәрләр, ә бәлки китаплар да билгеләп үтә ала. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, укучыга үз юлы бар. Китапларны йолдызлар белән чагыштырып була. Берсе кабынып, ялтырап, шунда ук сүнә, икенчесе мәңге балкып торачак. Нәкъ менә шундый китапларны укырга һәм яңадан укырга телим. Алар яңа һәм яңа буыннарның үзгәрешсез юлдашлары булалар. Ватан һәм дөнья әдәбиятында шедеврлар дип танылган күп кенә әсәрләр бар. Алар китап экспозициясендә тәкъдим ителде.
