Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең авыл урамнары

Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәп укучылары белән «Безнең авыл урамнары» исемле чара үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларны авыл тарихы белән таныштырды, «Безнең авыл урамнары» дигән видеоролик күрсәтте. Шулай ук китапханәче балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, район тарихы буенча китапларга күзәтү ясады.