Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә – күңел байлыгы

Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә – баланың төп тәрбиячесе. Гаиләнең бурычы – балаларны дөрес итеп тәрбяләү. Тирә якны танып белү, бер-береңне кайгырту, ярату, хөрмәт итү кебек төшенчәләрне гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр үрнәгендә өйрәтү- боларны бала барысын да гаиләдә үзләштерә. Россия президенты В.В.Путинның Указы белән 2024 ел Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Әлеге уңайдан Усад авыл китапханәсендә гаиләнең бүгенге көндә җәмгыятьтәге роле, балар тәрбияләү, ата-аналарга киңәшләр, балалар өчен мавыктыргыч китаплардан торган китап күргәзмәсе оештырылды.