Иске чемоданның сере
22 гыйнварда Совет язучысы Аркадий Гайдарның тууына 120 ел тула. Балалар әдәбиятын бу искиткеч язучының әсәрләреннән башка күз алдына китерү авыр, аның каләме астында балаларның күп буыннары яраткан персонажлары чыккан. Үз китапларында Гайдар мәңгелек тормыш кыйммәтләре, игелек, бурыч, намуслылык, затлылык турында сөйли, Ватанны яратырга һәм якларга өйрәтә. Ул «Зәңгәр касә», «Кайнар таш», «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек», «Вөҗдан» кебек күңелгә үтеп керерлек һәм психологик яктан көчле әсәрләр авторы.
Аның иҗатына «Иске чемоданның сере» әдәби онлайн-викторинасы багышлана. Аның иң якты «Чук һәм Гек» һәм «Тимур һәм аның командасы».әсәрләре буенча викторина сораулары. Сылтама буенча күчәбез: https://learningapps.org/watch?v=p52kbyzwk24

