Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

КВИЗБУК «Әдәби эрудит»

 

Биектау авыл китапханәсе биш раундтан торган әдәби-интеллектуаль команда уены үткәрде. Һәр раундта уенчылар әдәби биремнәр үтәделәр, язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Чарада укучылар бик теләп катнаштылар, командалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.

   Уен ахырында жюри нәтиҗә ясап уенның җиңүчесен ачыклады. Чараның максаты укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт уяту, танылган язучыларның иҗаты турында белемнәрен киңәйтү, шулай ук аларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрү иде.