Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Остарабыз һәм укыйбыз

 

Каенлык авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 9 сыйныф укучылары арасында « Остарабыз һәм укыйбыз »дип аталган мастер – класс узды. Чара татар милли бизәкләре, кызыклы һәм тылсымлы бизәкләр, кулинария һәм башка күп нәрсәләр турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе күзәтүеннән башланды. Аннары китапханәче энәлек ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Функциональ энәлек-барлык энәләрен бер урында сакларга булышачак һәм ул бик матур күренә. Әгәр дә энә савыты гади чәчәкләр яки матур тасмалар белән бизәлсә, яхшы бүләк варианты килеп чыгачак. Укучылар мастер-класс биремнәрен бик теләп башкардылар һәм әниләре өчен кечкенә бүләк белән өйгә кайттылар.