Җиңелмәгән шәһәр
Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале битләренең берсе – Ленинград блокадасына багышланган «Җиңелмәгән шәһәр» китап күргәзмәсе ачылды. Анда тарихи, нәфис, документаль әдәбият тәкъдим ителә. Анда Илья Миксонның «Жила, была» китабы үзәк урынны алды. Ул китап Таня Савичева турында. Аның көндәлеге блокадалы ленинградлыларның коточкыч язмышы символына әверелә.

