Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мультфильм геройлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез

 

Үзәк балалар китапханәсендә « Мультфильм геройлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез» чарасы узды. «Ребуслар чатында» балалар юл темасына багышланган ребус һәм табышмакларны бик теләп чиштеләр, ә «Автотранспорт» конкурсында балалар Убырлының шәхси транспортын искә төшерделәр? Кай нәрсә шуган? Леопольд мәчесенең яраткан транспорты нинди дигән сорауларга җавап таптылар. «Йөк машинасы йөртүчесе»  уен-эстафетасын бик теләп уйнадылар.

Чарага Биектау районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы чакырылган иде. Ул балаларга юлда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен, яктылыкны чагылдыручы элемент-фликерлар турында сөйләде. Чарада катнашучы һәркем истәлеккә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында китап белән бүләкләнде.