Фән дөньясында
Татарстан Республикасы рәисе Р.Н.Миңнеханов 2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Чернышевка авылы китапханәсендә интерактив викторина узды. Яшь укучылар төрле фәннәр буенча сәяхәткә чыктылар: галимнәрнең кем икәнен, фәннең нәрсә икәнен һәм ни өчен кирәклеген белделэр. Россиянең төрле вакытта яшәгән һәм бөтенләй охшаш булмаган белемнәр өлкәләрендә ачышлар ясаган, тикшеренүләре дөнья фән тарихында иң бөек вакыйгалар булып торучы бөек галимнәренең исемнәре белән таныштылар.
