Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңелмәс Ленинград

 

Ленинград блокадасы ил тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе. 27 гыйнвар – Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә әңгәмә уздырылды. Чарада катнашучылар Ленинград блокадасы турында презентация карадылар, блокаданың ничек башлануы, фашистларның нинди максатлары булуы, ленинградлыларның Невадагы шәһәрне ничек саклавы, өлкәннәр һәм балалар ул куркыныч вакытта ничек яшәве турында белделәр. Әңгәмә барышында салкын, ачлык, авыр хезмәт һәм Ладога күле аша коткаручы «тормыш юлы» төзү турында сөйләшү булды. Чарадан балалар шәһәр халкының һәм шәһәрне саклаучыларның тиңсез батырлыгы турында белделәр. Ленинград сугыш кыры булуга карамастан, шәһәр яши һәм көрәшә, хәрби продукция чыгарыла, мәктәпләрдә дәресләр бара, филармониядә музыка яңгырый.