Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Герой шәһәр – Ленинград

 

Ел саен 27 гыйнварда безнең илдә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә (1944 ел). Бу Россиянең Хәрби дан көне, ул 1995 елның 13 мартындагы «Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән. 1944 елның 27 гыйнварында Невадагы шәһәрне 872 көн дәвам иткән батырларча саклау тәмамлана. Немец гаскәрләре шәһәргә керә алмый, каршылыкны һәм аның яклаучыларының рухын җимерә алмый. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Ямаширмә авыл китапханәсендә «Герой –Ленинград шәһәре» китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә килүче укучылар блокадада ленинградлыларның ничек яшәве, Тани Савичеваның көндәлеге белән таныштылар.