Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтер акциясе

Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале битләренең берсе  – ул Ленинград блокадасы. Шәһәр тирәсендәге чолгап алу боҗрасы 1941 елның 8 сентябрендә ябыла. 1944 елның 27 гыйнварында шәһәр блокадасы тәмамлана, Ленинград, Волхов һәм 2нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре немец гаскәрләрен шәһәр әйләнәсенән алып атып, бөтен Ленинград өлкәсен диярлек азат итәләр. Чернышевка авыл модель китапханәсендә Ленинградны яклаучыларның һәм анда яшәүчеләрнең батырлыкларына ихлас хөрмәт күрсәтү буларак,  патриотик сәгать узды.