Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары

 

Ямаширмә авыл китапханәсендә Татарстанда фәнни–технологик үсеш елына багышланган «Уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары» исеме астында танып белү сәгате узды. Катнашучылар танылган уйлап табучылар Галилео Галилей, Александр Попов, Томас Эдисон, Александр Белл, Лев Термен, Чарльз Бэббидж исемнәре белән таныштылар шулай ук безнең тормышта киң кулланыла торган әйберләрнең— маятник сәгатьләре, радио, электр лампочкасы, телефон, телевизор һәм компьютерларның китеп чыгу тарихын  тарихын белделәр. Китапханәче шулай ук фото, термос, кер юу машинасы һәм хәтта һәркем яраткан туңдырма кебек кирәкле әйберләрне уйлап табучы кешеләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар өчен «Бөек ачышлар һәм уйлап табулар» дигән мавыктыргыч викторина үткәрелде.