Тормыш хакына
Биектау авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 4-5 сыйныф укучылары өчен «Тормыш хакына» исемле батырлык сәгате үткәрде. Чарада 3 нче мәктәп укучылары катнашты. Чара барышында балалар блокадалы Ленинград турында мәгълүмат тыңладылар. Балалар арасында «Блокадалы икмәк» акциясе уздырылды, аларга 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге таратылды. Шулай ук балалар «Блокада карлыгачы» акциясендә катнаштылар. Чара ахырында «Блокада хәтере» китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар. Китапханәчеләр балаларга шәһәр блокадасы, «блокада икмәге», Тани Савичеваның көндәлеге турында сөйләделәр, «тормыш юлы» исемен йөртүче Ладога күле тарихы, рухлары төшмәгән, җиңүгә ышанган һәм нык калган ленинградлыларның батырлыгы турындагы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Мәктәп укучылары һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
